Планетаның иң пычрак кешесе вафат булды

Иранда яшәүче ир 31 яшендә юыну сәламәтлек өчен зарарлы дигән карарга килгән. Аму Хаҗи судан, сабыннан баш тарта һәм 94 яшькә кадәр яши.

Ул тырнакларын ташка ышкып тигезли, ә сакалын, йөрергә комачаулый башлагач, учакта яндырып кыскарта торган була. Ул үзенең тән тиресен теләсә нинди гигиена чараларыннан һәм хәтта гади судан да саклый.

Ләкин аның үз сәламәтлеге турында кайгыртуын бәяли алган һәм “юынмаган тормыш юлы” буенча бара алырлык хатын-кызны барыбер таба алмый.

Аның каравы, туй алдыннан гомерендә бер тапкыр юынган Африка кабиләсеннән булган кызны узып, Аму Хаҗи Гиннесның рекордлар китабына дөньяда иң пычрак кеше буларак керде.

85 яшендә ул үзе турында төшерелгән “Аму Хаҗиның сәер тормышы” фильмын караган.

Аму Хаҗи 94 яшендә Фарас провинциясендә Дейга авылында вафат була.

Хәзер без беләбез: 63 ел юынмыйча да озак яшәп була икән. Ә сез бу хакта ничек уйлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-10-26/planetany-i-pychrak-keshese-vafat-buldy-3003919

Бәйле