Синоптик кышның кайчан башланачагын әйткән

Суыта. КФУ профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, киләсе айның беренче көнендә карлы яңгыр көтелә.

Көндез +2 градуска кадәр җылы булса, төнлә –1. «1 ноябрьдән бездә кыш алды чоры башлана. Яңа ай башында температура нык төшәргә, җепшек кар яварга мөмкин. Күпьеллык күзәтүләргә караганда, Казанда гадәттә 19–21 ноябрь аралыгында кар ята. Шушы вакытта тәүлеклек уртача температура –5 градустан кими. Кар ятып, температура шушы күрсәткечкә кадәр төшүгә, кыш җитә», – дип аңлаткан ул.

Белгеч әйтүенчә, ял көннәрендә республикада болытлы һава урнашачак, урыны белән аз гына яңгыр, юеш кар. Көндез һава температурасы +7 градус чамасы булачак. Якшәмбе – 30 октябрьдә һава торышының нык бозылуы көтелә. Секундына 15–20 метр, урыны белән 23 метр тизлектә көчле җил, яңгыр. Көндез +2…+7, төнлә –2…+3 градус.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95527/

Бәйле