Кичке ашка карбуз ашаган малай үлгән

Волгоградта 5 яшьлек малай карбыз ашаганнан үлгән.

Җирле Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, бала гаиләсе өйдән ерак түгел генә яшелчә палаткасында карбыз сатып алган. Кичке аштан соң малайга, аның 11 яшьлек сеңлесенә һәм бабасына начар була, балаларны хастаханәгә озаталар.

5 яшьлек бала хастаханә койкасында үлгән. Аның апасы гомеренә берни дә янамый.

Ведомствода бала токсик гастроэнтериттан үлгән, дип хәбәр итә. Куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган продукция сату факты буенча җинаять эше кузгатылган, суд экспертизалары билгеләнгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95602/

Бәйле