Тагын бер төркем мобилизацияләнгәннәр Казаннан хәрби әзерлекнең икенче этабына китә

Бүген Казанда танк училищесында мобилизацияләнгәннәрнең чираттагы төркемен җибәрү хөрмәтенә митинг-концерт узды. Алар махсус хәрби опреация үткәрелә торган зона янындагы өлкәләргә өстәмә әзерлеккә китә.

Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы Кирилл Кулаков резервтагы хәрбиләргә мөрәҗәгать итте. Ул ир-егетләргә уңышлар теләде һәм Россия киләчәге өчен махсус хәрби операция максатларының никадәр мөһим булуын искәртте.

Рәсми өлештән соң, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен концерт узды, анда Татарстанның атказанган артистлары чыгыш ясады.

Мобилизацияләнгән ир-атлар белән саубуллашырга туганнары һәм дуслары килгән иде.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tagyn-ber-torkem-mobilizaciyalanucelar-kazannan-xarbi-azerleknen-ikence-etabyna-kita-5862191

Бәйле