Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинага тормыш иптәше, шулай ук җырчы, алып баручы Алмаз Мирзаянов турында кызыклы гына мәгълүмат җиткергәннәр. Имештер, Алмазның 3 баласы бар, ә андыйлар өлешчә мобилизациягә эләкми икән. Хәбәрне язучы гаиләгә хәрби комиссариатка барырга кушкан.
– Өч баласы турында сораштым мин. Бу «секретный» мәгълүмат иде. Бу абый барысын да сөйләп бирде инде, – дип көлешәләр артистлар.