Айгөл Бариева: “Без бер-беребезне күптәннән белгән кебек аралаштык” [фотолар]

-- Лейла

1 ноябрьдә җырчы Айгөл Бариеваның мәрхүм ире Линар белән танышкан көне икән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе сөйләде.

– 1997 елның 1 ноябре иде. Танышым миңа шалтыратты да, бер егетнең минем белән танышырга теләвен әйтте. Линар минем 1996 елда чыккан «Синен өчен» аудиокассетасын күреп алган, шунда ук мине ошаткан булган.

Менә минем өйгә шалтыраттылар (ул вакытта мобиль телефоннар юк иде). Мин ул вакытта ике эштә эшлим (мәктәптә укытам һәм кич белән балалар ансамбле алып барам), моннан тыш авыру әниемне карыйм, һәм әлбәттә, минем кайдадыр барып йөрергә вакытым юк. Шулай да нишләптер риза булдым. Күрәсең, өстән ниндидер сихри көч барырга кушты…

1 ноябрь көне килеп җитте. Гөлнара исемле танышым мине бизәндерде һәм шул вакытта ул килде! Аның кара озын пальто кигәне әле дә истән чыкмый. Ә мин ул елларда бик тыйнак хатын-кыз иде️м: кызардым, аның хәтта күзләренә күтәрелеп карарга да курыктым. Линар бер дә тынып тормады, мине сөйләштерә башлады.

Аннары без дуслар белән ул вакытта бик популяр булган “Джузеппо” пиццериясенә барып утырдык. Анда барып җиткәнче дә дусларыбызны кызык итеп, рәхәтләнеп көлешеп йөрдек. Гомумән, аның белән күңелле һәм җиңел булды!..

Бер-беребезне күптән белгән кебек шунда ук уртак тел дә табылды. Бу кич шулай үтте, аннары ул мине өемә озатты. Икенче көнне шул ук урында очрашырга килештек! Рәхәт вакытлар иде ул…

Менә шундый булды беренче очрашуыбыз. Ә бүген безнең көн! Бу 25 ел элек иде! Ә барысы да күз алдындагы кебек. Бу 25 ел ничек тиз үтте дә китте…Бу еллар эчендә нәрсә генә булмаган! Ходай Тәгаләгә һәр мизгеле, һәр көне һәм сәгате өчен бик рәхмәтле мин. Шундый ташкын белән минем тормышыма кердең, Линар, шулай тиз генә китеп тә бардың… Урының оҗмахта, рухың шат булсын, – дип искә ала Айгөл Бариева.

Бәйле