Оливер Мукенди яңа туган малаена нинди исем кушкан? [видео]

-- Лейла

Татарча җырлар башкаручы Конго егете Оливер Мукендиның хатыны Камилә матур видеолар белән уртаклашты. Алар бала тудыру йортыннан уллары Габриэльны каршы алалар.

– Аллакаема алар өчен рәхмәт әйтәм! Оливерым бар, кызым Шансильви һәм көтеп алынган улкаем Габриэль, — дип яза Камилә.

– Рәхмәттән башка сүз юк! Аллаһка, тормыш иптәшемә бу кадәр олы бүләк өчен рәхмәт, — дип сөйли Оливер.

Бәйле