Филүс Каһировның концерты нәрсә белән истә калган? [видео]

-- Лейла

2 ноябрь Казанның “Пирамида” концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концерты узды. Ул күп кенә сюрпризларга бай булган. Чарадан алган кичерешләре белән журналист Рәфидә Галимҗанова бүлешә.

– Ничә тапкыр кабатласам да аз булыр, әмма бу юлы да әйтми кала алмыйм…

Аның концертыннан да шәбрәкне күргәнем юк әлегә минем. ә бүгенгесе көтелмәгән сюрпризларга бай булуы белән ошады. Шуларның берничәсен санап үтәрмен:

Беренчесен беләсез инде — мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов көтелмәгәндә сәхнәгә чыгып тамашачыны шаккаттырды. Чын-чынлап гаҗәпләндерде. Үзем күрдем: ул җырлап бетергәнче гаҗәптән ачылган авызлар ябылмаган иде әле…

Мин Филүснең һәр җырына мөкиббән инде. Әмма бу юлы чит телдә җырлавына сокландым.

Җырчы Илгиз Мөхетдиновның чыгышы. Филүс белән аның тандемы — коймакка сгущенка салып ашаган кебек. ике зәвык бергә кушылган — вәт менә шул!

2 ноябрь Филүснең туган көне дә иде. Шуңа артистлар күп иде — адым саен!

Инде бу сюрпризлардан авызлар ике чакрым ерылып калгач та, кызыклары алда көтелгән булып чыкты. “Мирас” ансамбле егетләре үз көйләренә биеп-биетеп утырган җирләреннән берзаман гитарист егет тә җырлый башлады! — дип бик хисле яза ул.

Бәйле