Илнат Фәрхуллин: «Күңелдә әллә нәрсә» [видео]

-- Лейла

2 ноябрь Казанның «КАЗАН ЭКСПО» үзәгеннән мобилизациягә эләккән ир-егетләрне хәрби әзерлекнең икенче этабына җибәрделәр.

Озатуда җырчы Илнат Фәрхуллин да катнашкан.

– Солдатларны озаттык… Күңелдә әллә нәрсә… аңлатып булмый торган хис. Минем авылдашым, дустыбыз Илмир Шиһапов та юлга кузгалды. Күңел сизэ, барысы да яхшы булыр, Алла боерса! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр! Сезнең алда баш иям, — дип яза җырчы.

Бәйле