Татарстанда 13 депутат мобилизацияләнгән

«Татар-информ»га билгеле булганча, Татарстанда өлешчә мобилизация кысаларында Казан, Әлмәт, Менделеевск, Кама Тамагы, Чистай, Актаныш, Саба, Теләче, Баулы, Әгерҗе, Буа, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарыннан 13 депутат чакырылган.

Шул ук вакытта аларның берсе хәзерге вакытта махсус операция зонасында, тагын җидесе — махсус хәрби операция зонасыннан ерак түгел урнашкан хәрби частьләрдә, биш кеше Казан танк училищесында әзерлек уза.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96150/


Бәйле