Йөземнең файдасын беләсезме?

Ул бавырны чистарта икән.

Бавырны чистарту өчен 150 грамм йөземне җылы суда 15 минут тотыгыз.

Аннары җимешләрне алып, агып торган суда юыгыз. Суны кайнатып чыгарыгыз да, өстенә йөзем салыгыз. Талгын утта 20 минут кайнатырга кирәк. Йөземне икенче көн иртән судан аерып алыгыз да суыткычка куегыз. Көн саен берничә данә ашагыз. Ә менә йөзем кайнаган суны эчегез.

Дәвалану курсы бер атна дәвам итәргә тиеш. Ә ай саен бер атна шулай кабатласагыз, тагын да яхшы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-07/bavyrny-y-zem-chistarta-3018377

Бәйле