Балкон җимерелеп, өч кеше һәлак булган

Сочида бер йортның балконы җимерелүдән һәлак булучылар саны өчкә җиткән. Хастаханәдә тагын бер ир-ат үлгән. “Җимерекләр астыннан тартып чыгарылган 46 яшьлек ир-ат хастаханәдә вафат булган”, – дип хәбәр ителгән агентлык хәбәрчесенә.

МЧСның төбәк баш идарәсе мәгълүматларына караганда, кичә кичен Донская урамында биш катлы йортның дүртенче катындагы балконы җимерелеп төшкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, анда өч кеше булган. 60 яшьлек ир-ат һәм 37 яшьлек хатын-кыз шундук җан тәслим кылган. Берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Сочи мэриясе хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йорт 1958 елда төзелгән. Авария хәлендә булмаган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96176/

Бәйле