Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә киткән

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев үз ихтыяры белән махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге аккаунтында хәбәр иткән.

“Махсус хәрби операция зонасындагы ихтыярилар батальоны белән кыска вакытлы контракт төзергә карар иттем. Моңа кадәр Донбасска гуманитар миссияләр белән берничә тапкыр барган идем. Инде хәзер хәрбиләребезгә сугышчан ярдәм күрсәтергә вакыт! Хәзер, илебезнең мәнфәгатьләрен иңгә-иң торып яклау өчен, кайчандагыга караганда да бердәмрәк булуыбыз кирәк! Моннан тыш мин хәрби операция шартларында егетләребезнең чынбарлыктагы ихтыяҗын аңларга ниятлим. Алга таба аларга адреслы матди-техник һәм гуманитар ярдәм күрсәтү өчен кирәк бу”.
Эдурад Шәрәфиев контракт буенча хезмәт иткәннән соң махсус хәрби операция зонасына тагын да тырышыбрак гуманитар экспедицияләр оештыру эшенә әйләнеп кайтуына өметләнүен белдергән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96172/

Бәйле