Гомернең алдагы ярты елы тыныч үтсен, дисәгез…

Бүген — Ай тулган көн. Астрологлар бу көнне сабыр булырга киңәш итә.

Бүген, 8 ноябрьдә, тулган Айның тотылуын да күзәтергә мөмкин булачак. Аерым алганда, Ай Үгезбозау билгесендә булачак. Астрологлар фикеренчә, бу вакыт махсус энергетикага ия, теләге булган һәркем аннан файдалана алачак.

Ай тотылуның йогынтысын җайга салу һәм тискәре тәэсиреннән саклану өчен бу көнне мөмкин кадәр тыныч үткәрү бик мөһим. Шулай эшләгәндә, гомернең алдагы ярты елы да тыныч, җай һәм бәрәкәтле үтәчәк.

Ай тотылу күбесенчә кешенең эчке дөньясына, аның хисләренә һәм кәефенә тәэсир итә. Аның йогынтысы хатын-кызларга аеруча нык тәэсир итә, чөнки Ай — хатын-кыз планетасы. Бу чорда кеше организмы нык сизгер була, курку һәм дулкынлану кебек тойгылар барлыкка килә.

Үгезбозау билгесе Айга бик уңай тәэсир итә. Бу вакытта финанс өлкәсендә тотрыклылык килә дип санала. Иң зур уңышка ирешү өчен бу юнәлештә уйланырга кирәк. Мәсәлән, сез бер ай бюджетын алдан планлаштыра аласыз, мөһим әйбер сатып алу өчен уңышлы вакыт булачак.

Фикер йөртү сәләтен арттыру — Ай тулган чорда Үгезбозауның тагын бер файдалы үзенчәлеге. Сез үзегезне үстерү өстендә эшли аласыз, мәдәни чарага, театрга, кинога бару файдалы булачак. Бүген якыннарыгыз белән җыелышып, бергәләп кичке ашны ашау да киләчәк тормышыгызга уңай йогынты ясаячак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-11-08/gomerne-aldagy-yarty-ely-tynych-tsen-dis-gez-3020171

Бәйле