Авырганда доганың ярдәме бармы?

Якыннарым авырый. Кешегә авыру ни өчен җибәрелә? Авырганда дога булыша аламы? Мондый вакытта Аллаһка ничек мөрәҗәгать итәргә?

Коръәндә: “Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп) уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Рәсүлем!) (Сынауларга) Сабыр итүчеләрне (Җәннәт белән) сөендер!” — диелгән. (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 155нче аять).

Мөселман кешесе тормышта авырлык белән җиңеллекнең янәшә баруын аңлый һәм, төшенкелеккә бирелмичә генә, килгән кыенлыкларга сабыр итә белә.

Авыру биреп, Аллаһ Тәгалә безнең күңелләрне чистарта. Авырлыкны Ул гөнаһларыбыз аркасында, яки алдагы тормышыбыздагы сынау өчен, яки Аның каршында дәрәҗәбез артсын өчен бирә. Кеше аз гына авырып сызланып куйса да шуның бәрабәренә аның бер гөнаһы кичерелә, дип килә хәдисләрдә, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Авыру кешенең догасы – фәрештәләр догасы кебек”, — дигән. Бу — авыру кешенең дә догасы турыдан-туры кабул була дигән сүз. Димәк, Раббыбыздан дәва-шифа сорарга иренмәскә кирәк.

Тирмизи хәдисләр җыентыгындагы Әнәс бине Мәликнең риваяте буенча, Рәсүлуллаһ (с.г.в.) болай куша торган булган: “Берәр җирең авыртканда кулыңны шул авырткан җиргә куй һәм шушы доганы кабатла: “Бисмилләәһи әгуузү бигыйззәтилләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әҗидү мин вәҗәгый һәзәә”. (Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авыруның көченнән Аллаһның бөеклегенә һәм кодрәтенә сыенам”).

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-11-08/avyrganda-dogany-yard-me-barmy-3019960

Бәйле