«Ни кола, ни двора…» диделәр…

Зәмирә Рәҗәпова бүген Казанда матур, җитеш тормыш алып бара. Ә аңа кадәр якташыбызга бик күп сынаулар үтәргә туры килгән. 

Социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә ул менә ниләр язган.

«Максимга (Зәмирәнең ире) кияүгә чыгарга җыенганымны белгәч, минем әйләнә-тирәдәгеләр аптырашта калды. Барысы да диярлек бер сүзне такылдады: «Ничек инде! Тагын белештереп кияүгә чыкмыйсың бит! «Ни кола, ни двора», яшь. Өстәвенә, ичмасам, музыкант. Ә исеме – Максим! Синең татар күңелеңне ул аңламаячак!»

Нишләптер, «үзеңнән олырак, җитдирәк, баерак берәр «наЩальник»ка кияүгә чыгарга кирәк» дигән стереотип бик күпләрнең башында яши. «Брак по расчету»!!! Мин беркайчан да мәхәббәтсез яши алмас идем! Менә шул хисап буенча никах, ким дигәндә – 2 кешене, күп дигәндә, шул ике кешенең балаларын, әти-әниләрен дә бәхетсез итәр иде. Бервакыт, миңа шундый чираттагы «киңәш» бирүчегә мин болай дип җавап бирдем:

– Ә беләсеңме, миңа Макс биргән күңел халәтен бернинди акчаларга да сатып алып булмый. Бернинди статуслар да миңа аның янәшәсендә тойган хис-кичерешләрне бирә алмый. Ул минем янымда булганда мин таулар күчерердәй көчкә ия. Әйе, ул – музыкант. Аның барабаннарда уйнаганын тыңларга мин үлеп яратам, бөтен булмышын биреп, музыка дөньясына чумуын күзәтеп, «тащусь» инде менә. Ә акчаны без бергә эшләячәкбез. Гомумән, матди яктан кемгәдер бәйле булу – минем кагыйдәләрдә түгел. Аңа «әйе» дип җавап бирүем – минем тормышымдагы иң дөрес карар булган…

Беләсезме, иртә таңнан, тиктомалдан нишләп мин бу турыда яздым? Чөнки миңа бер кыз, киңәш сорап, смс-хәбәр җибәргән. Ул кыз яраткан егет аның әти-әнисенә ошамый икән. Егет авылда, әнисе белән генә үскәнгә күрә. Ә кызның Казанда үз фатиры бар, ул – чыгышы белән табиблар династиясеннән. Яшьләр медицина университетында бергә укый икән. Менә шундый тарих… Мин бу кызга үземнең төгәл җавабымны бирә алмадым. Шуңа күрә үз мәхәббәт тарихымны язарга карар кылдым. Ә сез аңа ничек киңәш бирер идегез?» – дип сораган Зәмирә ханым.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-11-09/ni-kola-ni-dvora-didel-r-3021380

Бәйле