Баласын ташлап, чит илгә тайган

Мобилизация вакытында гаиләләр ныклыкта, кайчандыр ялкынлы булган хисләр тугрылыкта сынала.

Бу хатынның тормыш тарихы төрле фикер уята. Кемдер яклар аны, кемдер гаеп ташлар. Әмма без моны гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен язарга булдык.

— Мин инде алты ел өйләнгән бай кеше белән мөнәсәбәттә торам, — дип яза Алина С. — Ул хатыны белән аерылышу алдында торганда миңа хисләрен белдерде. Аны гаиләсеннән китәр дип көттем. Әмма бераздан ул балалары хакына хатынын ташламаячагы турында белдерде. Мин аны куып чыгара алмадым, бик нык ярата идем. Ике ел элек улыбыз туды, ул аңа үз фамилисен бирде. Ул гаиләсе белән калырга карар итсә дә, безнең шәхси мөнәсәбәтләрдә бернәрсә дә үзгәрмәде, ул безне ярата, булыша иде.

Без бергә булган еллар дәвамында ул мине яратуын, миннән башка яши алмавын, безнең өчен йорт сатып алырга теләвен әйтеп торды. Балалар үсә төшкәч, хатыны белән аерылышырга вәгъдә итте.

Ләкин 21 сентябрьдән соң ул юкка чыкты. Бер кичтә бер айга азык-төлек алып килде, ашыгуын әйтте. Аннан соң ул юкка чыкты. Дөрес, карточкага акча җибәрде. Ләкин аның барлык телефон номерлары юкка чыкты. Мин акылдан язу алдында идем, бәлки аның белән бер хәл булгандыр?! Соңрак танышларымнан аның хатыны һәм балалары белән бергә Россиядән Норвегиягә китүен белдем. Ул шул рәвешле мобилизациядән качкан, диделәр. Хәтта булган бар милкен сатарга да өлгергән. Телефоны әле җавап бирми, минем хәбәрләр укылмый… Ул арендага алган фатир өчен түләргә дә, баланы ашатырга да көчемнән килми. Авылга, әти-әниләр янына кайтам инде. Гарьлек…

Чит гаиләгә рөхсәт сорамыйча бәреп кергәнсең икән, җәзасын үзең генә күр дә бит…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-11-09/balasyn-tashlap-chit-ilg-taygan-3021459

Бәйле