«1992 елдан бирле мәктәптә эшлим. Ике балам бар. 1995–1997 һәм 2005–2007 елларда декрет ялында булдым. Бу еллар гомуми хезмәт стажына керәме икән?»,- Әлфия Мусина. Мөслимнән.
Юрист Роман Архипов:
– Хезмәт стажы аны куллану максатыннан чыгып исәпләнә. Пенсия белән тәэмин итүне күздә тотканда, бала карау өчен бирелгән ял икегә бүленә. Беренче өлеше балага 1,5 яшь тулганчы түләү булганлыктан, хезмәт пенсиясен исәпләгәндә иминият стажына керә. Ялның икенче өлеше исә (балага өч яшь тулганчы) түләүсез, шуңа күрә иминият стажына керми. Ләкин өзлексез хезмәт стажын билгеләү максатыннан (больничный, тиешле еллар хезмәт иткән өчен һ.б.) өч еллык декрет ялы тулаем хезмәт стажына керә. Сүз уңаеннан, бала карау буенча ялны әтиләр дә алырга хокуклы. Бу еллар аларның хезмәт стажы булып исәпләнә.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96707/