«Апам белән хыянәт итте…»

Бер хатын-кыз Интернет челтәрендә җан тетрәндергеч язма бастырган.

 Бу хакта ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә язган.

«Мин бүген яхшы шартларда яшим. Кесәдә акча җитәрлек, шуңа күрә барлык туганнарыма ярдәм итәргә тырышам. 20 ел дәвамында мин апама ярдәм итәм. Үземнең яныма беренче ярдәмче итеп эшкә алдым. Башка эшчеләргә караганда югарырак хезмәт хакы түләдем, һәрвакыт ярдәм иттем.

Ә бер атна элек аның ирем белән җенси мөнәсәбәткә бирелгәнен күрдем. Барлык кеше эштән кайтып киткәч, бу гамәлне алар минем кабинетта башкарган.

Икесен дә эштән куып чыгардым. Бергә урамда яшәсеннәр… Әй, тормыш, тормыш…», дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-11-14/apam-bel-n-hyyan-t-itte-3029571

Бәйле