Өстенә таган ауган 15 яшьлек малайны коткарып кала алмаганнар

13 ноябрьдә кичке якта Йошкар-Олада Воскресенск ярында фаҗига булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 15 яшьлек яшүсмер таганда атынганда конструкция ватылып, егылып төшкән. Малай алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

— Хәзерге вакытта тикшерү кысаларында исбатланырга тиешле барлык шартларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре башкарыла, –  дип хәбәр итә Мари Эл буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96878/

Бәйле