ТНВ каналында чыгучы «Манзара» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова булган. Ул үзенең Гөлнара исемен Наимә дигән исемгә алыштырганын сөйләгән.
«Тормыш үзгәрде. Башта мин исемемне алыштырдым, аннан укый башладым. Мин авыр хәлдә калган тамашачыларга да укырга киңәш итәм. Укып җан тынычлыгы алып була», — ди җырчы.