Һава торышы бозыла…

Синоптиклар бүген кич 18.00 сәгатьтән башлап иртәгә – 18.00 сәгатькә кадәр көчле җил, кар-буран һәм бозлавык булачагын әйтә.

Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләрне һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген – 17 ноябрьдә кичен һәм төнлә республикада секундына 18 метрга кадәр тизлектә көчле җил, кар-буран көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин. Мондый һава торышы тәүлек буе – 18 ноябрь 18.00 сәгатькә кадәр сакланачак, дип хәбәр итә Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе.

Шуңа күрә җәяүлеләр һәм йөртүчеләрдән юлларда зур саклык сорала. Теге яки бу хәлгә юлыккан очракта тәүлек әйләнәсе эшли торган “112” номерына шалтыратырга мөмкин. Шалтырату – теләсә кайсы телефоннан бушлай.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8(843)288-46-96.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97114/

Бәйле