Әти-әнисе белән биш бала янып үлгән…

Бу коточкыч хәл Стәрлетамак районының Матвеевка авылында булган.

Биредә җиде балалы гаилә яшәгән Шуларның дүртесе — мөмкинлекләре чикле тәрбиягә алынган балалар. 

Төнлә белән аларның йортында янгын чыккан. 

Гаилә исәптә тормаган, гадәти көн күргән.

“Йортларында янгын извещательләре бар иде. Аларны апрель һәм июльдә тикшерделәр. Барысы да тәртиптә иде. Мәрхүмә дүшәмбе көнне генә бездә булды, извещательләрегез эшлиме дип сорадык. Ул: “Әйе”, – диде. Бу төнне нәрсә булгандыр – әлегә билгесез. Үзләренеке янына тәрбиягә алган балалары да бар иде. Аларның кайсыберләренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле иде, мәктәпкә йөрми иделәр”, – диләр авыл советында.

Коточкыч янгында 46 яшьлек ир, 45 яшьлек хатын һәм аларның  13, 10, 8, 6, 5 яшьлек балаларының гомере өзелгән.

Әти кеше уянып китеп, 5 яшьлек игезәкләрне генә коткарырга өлгерә. Аннары башкаларын коткарырга йөгереп керә, ләкин үзе  дә исән калмый…

Аларның ике өлкән баласы да бар, алар үзаллы яши. Игезәкләрнең хәле тотрыкланган, аларны туганнары карый. 

 Йорттагы электрүткәргечнең төзексезлеге аркасында янгынның сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр коткаручылар.

Тикшерүчеләр һәлак булганнарның гаилә әгъзаларыннан сорау алуларын дәвам итә, гаиләнең торак-көнкүреш һәм социаль яшәү шартларын, йорт хуҗалары һәм махсус хезмәтләр тарафыннан янгын хәвефсезлеге буенча күрелә торган чараларның тулылыгын тикшерә, булган фаҗигагә китергән барлык сәбәпләрне һәм шартларны билгели.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-11-18/ti-nise-bel-n-bish-bala-yanyp-lg-n-3036567

Бәйле