Россия халкы нәрсәдән курка беләсезме?

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган (ВЦИОМ) сораштыруда Россия халкының нидән курыкканын ачыклаганнар. ВЦИОМ фондының генераль директоры Константин Абрамов әйтүенчә, халык башка илләр белән низагъ чыгудан, социаль киеренкелек артудан һәм керемнәр кимүдән курка.

“Беренче урында – башка илләр белән низагъ кискенләшеп, сугыш чыгу куркынычы. Икенче урында – социаль гаделсезлек, кешеләр арасында гаделсезлек арту. Өченчедә – керемнәр кимү”, – дигән Константин Абрамов II илкүләм “Икътисад һәм социаль тармакта трансформация һәм цифрлашу” форумында.

Сораштыруда яше 18дән арткан 1800 кеше катнашкан.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97244/

Бәйле