Торак йортта газ шартлап 7 кеше үлгән: өчесе – балалар

Бүген Сахалинның Тымовское бистәсендә фаҗига булды.

Якынча мәгълүматларга караганда, биш катлы торак йортта көнкүреш газы шартлаган. Хәзерге вакытта җиде кеше үлгәнлеге билгеле. Алар арасында өч бала да бар.

Урында махсус хезмәтләр эшли, җимерелгән йорт өемнәре сүтелә.

Билгеле булганча, йортка газ кертелмәгән булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97323/

Бәйле