Чүпрәк курчакка кияүгә чыккан һәм ирен хыянәттә гаепли…

37 яшьлек Бразилиядә яшәүче Мэривон Роха Моралес турында бер ел элек бөтен дөнья киңкүләм мәгълүмат чаралары язган иде. Ул вакыт хатын-кыз салам тутырылган чүпрәк курчак белән никахка керде. Әмма яшь парның бәхете озак дәвам итмәде — Моралес сөйгәне белән аерылышырга мәҗбүр булуын белдерде, дип яза “Mirror” басмасы.

Хатын-кыз сөйләгәнчә, ул инде туйларының бер еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгән булган, ләкин иренең аңа хыянәт итүен белгән. Ул ире башка хатын белән мотельдә очрашкан дип раслый. Дөрес, чүпәк курчак анда ничек эләккәнлеген Моралес аңлата алмый.

Хатын әле хыянәтне гафу итә аламы-юкмы икәнен белми һәм җәмәгатьчелеккә гаилә тормышы турында хәбәр итеп торырга вәгъдә бирә. Бәлки, улы Марселиньо хакына (ул да чүпрәктән тегелгән курчак) пар мөнәсәбәтләрен саклый алыр?

Бу сәер «гаилә» турында сез ни уйлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-11-17/ch-pr-k-kurchakka-kiya-g-chykkan-m-iren-hyyan-tt-gaepli-3034236

Бәйле