3 игезәк егет әнисе: «Иртәдән кичкә кадәр эшләгәч, кызлар белән таныша алмыйлар»

Питрәчтә яшәүче Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә туып-үскән өч егет – Илсур, Илнар, Илнур Мәскәүдә табиб булып эшлиләр. Өйләнергә өч игезәк эзләүләре турында без язган идек инде.

– Өч улым да йөзгә-биткә бик охшаш. Кешеләр бутый аларны, без аерабыз. Тик менә холыклары гына бер-берсеннән аерыла. Өчесе – өч кеше инде, – ди әниләре Светлана. – Әмма алар гел бергә. Бер-берләрен тулыландырып торалар. Берсе лидер булырга ярата, икенчесе сабыр, өченчесе кызурак. Теләкләре – гаилә кору. Әмма иртәдән кичкә кадәр эшләгәч, кызлар белән таныша алмыйлар. Шулай да күңелне дә юатып куялар, бер елдан өчебез дә өйләнәбез, диләр.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97358/

Бәйле