Яңа ел каникулын бер көнгә озайталар диләр…

31 декабрьне бәйрәм көне дип игълан итү турында закон инде быел ук кабул ителсә, Яңа ел каникулы бер көнгә озаячак. Федерация Советының Конституцион законнар буенча комитеты әгъзасы Александр Башкин шулай дип белдергән.

“Бу очракта ял көненә туры килүче бәйрәм көне күчереләчәк. Шуңа күрә Яңа ел каникулы озаячак, чөнки 31 декабрь шимбәгә туры килә.

Башкин әйтүенчә, законны Думада өч укылышта кабул итеп, Федерация Советында хуплау, аннан соң Президент кул куеп, газетада бастырып чыгару өчен бер ай вакыт җитә.

Хәзер Думада ЛДПР тарафыннан инде 2020 елның декабренә ук кертелгән закон проекты карап тикшерүдә ята. Документ Яңа ел каникулын 31 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр билгеләүне күздә тота.
Быел 31 декабрь шимбәгә туры килә. Яңа елда 9 көн – 8 гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97460/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий