«Апамның иреннән куркам…»

«Соңгы очрашудан соң нишләргә дә белмим».

«Ике туган апам белән без бертуганнар кебек үстек. Арабыз да зур түгел — 3 кенә яшь. Ул минем өчен якын ахирәтем дә, туганым да. Бергә кич чыгып йөрдек, дусларыбыз да уртак иде.
Ике ел элек апам кияүгә чыкты. Ул башка шәһәргә күчеп киткән иде, шуңа егетен туйга кадәр берничә тапкыр гына күрергә өлгердем. Беренче күрүдән үк ул егетнең миңа башкачарак каравын аңлаган идем инде, моңа артык игътибар итмәдем. Әлеге вакытта апам бәби көтә, мин бик яхшы бер егет белән очрашып йөрим, тиздән өйләнешергә уйлыйбыз. Тик апамнарга кунакка барган саен аның иреннән үземә карата игътибар тоям. Әлбәттә, һәрвакыт моңа каршы киләм. Соңгы баруымда ул мине ванна бүлмәсендә кочаклап ук алып, муенымнан үбә башлады…

Апам белән аларның мөнәсәбәтләрен бозасым килми, ул ирен бик ярата. Әниләргә әйтеп тә, тавыш чыгарасым килми. Киңәшләрегезне көтеп калам», — дигән бер кыз социаль челтәрлдәрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-11-22/apamny-irenn-n-kurkam-3040711

Бәйле