Зәйнәпкә ачуланып буламыни инде…

Хәтта төнге бердә бер кат аша өстәге күршеләрдә концерт куйса да.

Татарстанның Тинчурин театры артисты, «Болгар» радиосы алып баручысы Рөстәм Гайзуллин соңлап кына өенә кайткан шулай…

«Зәйнәп ханым, мин Сезгә үпкәләдем.

Театрдан өйгә соң кайтылды. Гаиләм инде йоклый иде. Чишенеп, юынып, аш бүлмәсенә чыксам, таныш тавыш, таныш җыр яңгырый. Гарьләндем хәтта!

Зәйнәп ханым, бер кат өстә яшәүче күршеләргә килеп, төнге беренче яртыда концерт куйган! «Браво» дип куәтлиләр күршеләрем халык артистын. Көнләшеп үләрсең!

Зәйнәп ханым, безнең йортка килеп, хет 5 минутка безгә дә кереп чыксагыз була иде инде! Ишек ачык, чәйнегебез тиз кайный, югыйсә.

Икенче юлы алай итмәгез, Зөфәр абый белән туры үзебезгә керегез, яме», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Шунда ук видео да урнаштырган. Вентиляция юлына куелган рәшәткәдән шәп ишетелә Зәйнәпнең тавышы. Ул килсә, без дә төне буена җырлатыр идек, күршеләр дә рәхәтләнеп тыңлар иде әле!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-11-21/z-yn-pk-achulanyp-bulamyni-inde-3038585

Бәйле