Бер мэр, эшен ташлап, фронтка киткән

Чита мэры Александр Сапожников – хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан десантчы.

Чита мэры Александр Сапожников, эшен ташлап, фронтка киткән. Кайчандыр хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан десантчы ул.

– Бүген үземне махсус хәрби операция зонасында кирәгрәкмен дип саныйм. Сугышчан тәҗрибәле кеше буларак, Ватаныбызның язмышын хәлиткеч яудан читтә кала алмыйм. Бүген илебез сагына басу – минем бурычым, – дип язган ул.

Алексaндр Сапожников чакырылыш буенча 1994-1996 елларда Россия кораллы көчләре сафларында хезмәт иткән, шуннан соң контракт буенча хезмәтен дәвам иткән. Россия Оборона министрлыгының “Сугышчан батырлык өчен” II дәрәҗә медале (2001 елда), “Хәрби хезмәттә аерым хезмәтләре өчен” II дәрәҗә медале (2005 елда) белән бүләкләнгән.

2019 елның ноябреннән Чита хакимиятен җитәкләгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97483/

Бәйле