Яңадан гаилә корырга хыялланам

Мөмкинлеге чикле булып та, күпләр өчен чиксез мөмкинлекләр өлгесе булып яшәүче шагыйрә Лилия Сәләхетдинова туган көнендә күңелендәгесен ача.

«36 ел элек күпбалалы Сәләхетдиновлар гаиләсендә мөмкинлекләре чикле Лилия исемле кыз бала дөньяга килә, — дип яза ул социаль челтәрләрдә — 30 ел дәвамында Лилия бик күп әйберләрне югалтса да, үз-үзенә ышанычын югалтмады. Ул – максатына ирешүчән, игелекле, беркатлы, юмарт. Әгәр дә аның ышанычын югалтсагыз, күперләр янып, артка юл булмаячак. Нинди булуына карамастан, дөреслекне сөйләүчеләрне ярата. Ялган аның өчен бөтен нәрсәгә нокта куя.

Якыннары хакына таулар күчерергә әзер, ләкин аның өчен алар тарафыннан да шундый ук мөнәсәбәт булуы мөһим.

Кичне үзем теләгән кешеләр белән үткәрәчәкмен, ИншәАллаһ. Бәлки, соңыннан сезгә дә сөйләрмен.

Хыялым – яңадан гаилә кору. Максатым – игелекле гамәлләр кылу. Планнарым: яңадан хаҗга бару. Бөтен кешеләрнең, шул исәптән үземнең дә бәхетле булуымны телим».

Күңел төшенкелегенә бирелгәндә менә кемнән үрнәк аласы! Туган көнегез котлы, хыялларыгыз куз сузымында гына, бик якын булсын, Лилия.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-11-22/ya-adan-gail-koryrga-hyyallanam-3040906

Бәйле