Бер хатын чебен гөмбәсе ашап аңын җуйган

Мәскәүдә яшәүче хатын чебен гөмбәсе белән агуланып, хастаханәгә эләккән. Ул аны Wildberriesта заказ биргән булган. Бу хакта ул табибларга сөйләгән.

31 яшьлек Иринаны Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтында кабул иткәннәр. Ул токсикология бүлегендә аңына килгән.

Хатын «ял итәргә» теләп, маркетплейста кипкән чебен гөмбә алганлыгын әйткән. Ләкин ул аны артык күп ашап ташлаган.

Хәзер бу факт буенча тикшерү бара.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97567/

Бәйле