Соняның хәле ничек?

2020 елда бөтен Башкортстанны Стерлетамак районыннан кечкенә кызның катлаулы язмышы тетрәндергән иде.

Соня Гыйззәтуллина сирәк очрый торган генетик үсеш зәгыйфьлеге белән туа, шуның аркасында аның кулларында һәм аякларында бармаклары кушыла, баш сөяге һәм бит сөякләре деформацияләнә. Шулай ук кыз каты ризык ашый һәм хәтта сөйләшә дә алмый. Озак вакыт Соня өйдә утырган, чөнки бакчада аны кабул итүдән баш тарталар, янәсе, балалар кызның «гадәти булмаган» кыяфәтеннән куркырга мөмкин. Ул вакытта Соня белән аның әнисенә волонтерлар ярдәмгә килде, ә мәгълүмат чараларында күтәрелгән шау-шудан соң, кызга, ниһаять, балалар бакчасында урын бирделәр. Тагы да, республика Башлыгы ярдәме белән алар яңа фатирга күченде. Израильда булып кайттылар, андагы табиблар әлегә операция ясарга иртәрәк диде. Ләкин ул шул бармаклары белән дә бөтен эшне башкарырга өйрәнеп килә.

Кызның тормышы нык үзгәрде. Соня хәзер балалар бакчасына йөри, ул бик күп дуслар тапкан. Бии, җырлый, эшләнмәләр ясый, аралаша. Аның кыяфәтеннән куркучы юк. Аңа 5 яшь. Мәктәп турында уйларга иртәрәк, ләкин Соняның әнисе анда барганда бюрократик киртәләр булмас, дип ышана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-11-23/sonyany-h-le-nichek-3041717

Бәйле