87 яшькә җитеп, бауга үрелгән…

Башкортстанда, Бишбүләк районында була бу хәл.

21 ноябрь кичендә Бишбүләк районының бер авылында өлкән яшьтәге ир кеше гәүдәсе табыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, 87 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салган.

Бабайны аның йорт биләмәләре территориясендәге сарайда урында яшәүчеләр тапкан. Якында гына бау табылган. Туганнары сүзләренчә, өлкән яшьтәге кеше озак вакытлар авырган.

Булган хәлнең сәбәпләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-11-22/87-yashk-itep-bauga-relg-n-3041409

Бәйле