«Бу нигә минем арттан йөри?»

Инзилә Фәтхетдинова Радик Юлъякшин белән сөйләшергә дә уңайсызлана торган булган.

Бу хакта ул «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага бер концертның сәхнә артында сөйләгән. Инде кабынып килүче «йолдыз»ның үзенә – гап-гади кызга игътибар күрсәтүе Инзиләне чын-чынлап аптырашта калдырган.

«Радикны беренче тапкыр күргәч, нәрсә кичердең, Инзилә? Йөрәгең дөп-дөп килә башладымы?» – дип сораган аннан тапшырулар алып баручы.

«Баштарак «Нигә бу минем арттан йөри?» дигән уйлар булгандыр. Мин оялчан кыз булганга, аның белән сөйләшергә уңайсызлана идем. «Аның тирәсендә һәрвакыт шундый күп кызлар, нигә минем белән сөйләшә икән, нәрсә кирәк икән аңа миннән?» – дип уйлый идем. Кабат, якыннан аралаша башлагач, мин Радикның әйбәт, акыллы егет икәнен аңладым. Социаль челтәрләр, сәхнә-экраннарда ул башкача күренә бит», – дигән Инзилә.

«Димәк, Радик сәхнәдә – эрерәк, ә тормышта чын, гади Радик Юлъякшин?» – дип сораган Роза.
«Әйе, дөп-дөрес», – дип килешкән Инзилә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-11-23/bu-nig-minem-arttan-y-ri-3042941

Бәйле