Ришат Фазлыйәхмәтов: «Нишләп мин алиментларны вакытында түләмәдем?»

-- Лейла

ТНВ каналында чыгучы «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов булды. Хәтерләсәгез, Ришатны алиментларны вакытында түләмәүдә гаепләгәннәр иде. Тапшыруда җырчы беренче хатыны белән килеп чыккан аңлашылмаучылык турында сөйләде.

«Нишләп мин алиментларны вакытында түләмәдем? Әти-әни юк, ярдәмче дуслар, күбрәк, хәрәмче дуслар иде. Әйбәтләре бик булышты. Әзрәк хәмергә салыштым, шунлыктан карьерам да аксады. Улымның әнисе судта җиңде. Бу бик зур сумма иде, мин аны ай саен түләп бара алмадым. Ул мине кабат судка бирде. Әйтергә кирәк, кечкенә бала өчен бу бик зур сумма. Эшләми тормыйбыз, әзрәк-әзрәк түләп торырбыз. Ярдәме тисен, үземнең бала бит», — дип сөйләде җырчы «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында.

Ришат сүзләренчә, аның улы белән, төрле шәһәрләрдә яшәгәнгә, күрешү мөмкинлеге юк.

ТНВ

Бәйле