Укучыларын борчакка тезләндергән укытучыны хөкем иткәннәр

Судья мөгаллимне 220 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә җәлеп итү турында хөкем карары чыгарган.

Удмуртиядә бер гимназия укытучысына карата мәҗбүри эшләргә җәлеп итү турында хөкем карары чыгарган. Ул “Балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөнәсәбәт” статьясы буенча гаепләнгән, дип яза ФАН.
Эш материалларыннан күренгәнчә, хөкем ителгән хатын-кыз 2021 елның сентябрь-ноябрь чорында Красногорск гимназиясендә башлангыч сыйныфларны укыткан. Тәртип урнаштыру өчен укучыларны, борчакка тезләндереп, сыйныфташларыннан чыбык белән кыйнаттырган.

Җәмәгать судьясы юньсез укытучыны 220 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә җәлеп итү турында хөкем карары чыгарган. Укытучы, карар белән килешмичә, район судына апелляция тапшырган. Ләкин анда да шундый ук карар чыгарылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97628/

Бәйле