Иркә: «Уртанчы кызым «Нигә башкаларның әтиләре китмәгән?» дип елый»

Мобилизацияләнгән ирләрен көтүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Иркә дә бар. Аның ире Артур да – хәрби операциядә. Ул сөйләшергә җай чыккан саен хатынын, кызларын кайгырта икән. «Миңа караганда сезгә авыррак», – дип әйтә ди Артур.

–  Ирем белән әллә нигә бер сөйләшәбез. Ул һаман безне кайгырта, – ди Иркә. – Әти-әни биргән тәрбиям көчле итә мине. «Ирем китте», – дип, кешегә күрсәтеп елап утырып булмый. Өйдә – балаларым, төркемемдә 13 кешем бар. Ничек тә алга таба яшәргә кирәк. Тамашачым миңа бик тә ярдәм итә. Сәхнәгә чыккач, мин аларның җылысын тоям. Бар борчулар онытыла.

«Иркәнең ире дә киткән бит әле», – дип үзен юатучылар да бар. Бик күпләр җырчының үзенә дә яза икән. Алар арасында әле яңа гына кияүгә чыккан ханымнар да, бәби көтүчеләр дә бар икән.  Әнә шулар өчен ул яңа җырын чыгарган да инде. «Бары тик саубуллашу» дип аталган җыр өчен бик күпләр рәхмәт укый икән.

Иркәнең дә төрле чаклары була. Өйдә утырсам, елыйм, ди үзе.

– Кичләрен бик уйланам. Иремне сагынам. Әмма ул елап ятарга кушмады. Артурның көчле булуы, шалтыратканда да күңелне күтәрергә тырышуына шаккатам. Ул, кайтам, дип китте. Аллага шөкер, янәшәсендәге егетләр дә үзе кебек. Алар күңелсезләнеп ятмыйлар. Ял итәргә дә тырышалар. Әле менә бөтенесе бергә кушылып, гитара да алганнар. Артур, язга кайтабыз, дип вәгъдә бирә. Бик көтәбез үзен, – ди Иркә. – Кызларым әтиләрен сорый. Уртанчысы елап та ала. «Нигә башкаларның әтиләре  китмәгән?» – дип тә сорыйлар. Мин төрлечә җавап бирәм. «Әтиегез – герой», – дип әйтәм.  Күңелләрен күтәрәм. «Әтиегез акча җибәргән, ял итәргә кушты», – дип тә каядыр алып барам. Сабыйларым ышана.  Алар янында бу темага сөйләшмәскә тырышабыз.  Мин дә Артурны бик көтәм. Алла боерса, бар да яхшы булачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/97634/

Бәйле