Җырлы Мирзаяновлар гаиләсен КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова тәнкыйтьләп чыккан. Имештер, безнең балалар – надан. Аларга Мирзаяновларның җырларын тәкъдим итүче ата-аналар гаепле икән. Миләүшә ханым моны яхшы гамәл түгел дип саный.
Алмаз Мирзаянов моңа җавап итеп:
– Минем көн-төн ятлаган шигырьләрем, халыкчан булсын дип әзерләнгән программа, казахлардан урланган көйгә түгел, татарча булсын дип яздырган җырларым полный ху*ня булып чыга икән! Сүгенгәнгә гафу итегез, башка сүз юк монда. Рәхмәт сиңа, критик. Күзләремне ачтың. Фәнис Яруллин, Наҗар Нәҗми, Фатих Кәрим, Әнгам Атнабаев әсәрләре, бүгенге көн шагыйрьләренең шигырьләре, сәхнәләштерелгән поэмалар күрсәтү БИК ҮК ЯХШЫ ГАМӘЛ ТҮГЕЛ ИКӘН!!! Нигә аны без мәктәпләрдә, картлар йортларында, китапханәләрдә бушка концертлар куеп йөргәндә үк әйтмәдегез соң?! Төзәлгән була идем! Бездә хәзер ниндидер дәлилләнмәгән фикер әйтеп шаккаттыру, игътибар яулау заманасы. Шул ук вакытта исем фамилияләрне дә пычратмакчы булалар. Шәхеснең дәрәҗәсен төшерү турында гына түгел, аның тамашачыга поэзия, проза аркылы сәнгатькә юл салуын күреп очкынланган күзләрен дә чокып чыгарганнарын аңламыйлар алар. Аңлы булсалар бөек татар театрын бүгенге дәрәҗәсенә төшермәсләр иде. Камал театрында күт кашып кеше көлдерергә тырышалар. Ник язмыйсыз? Критикага лаеклы кешеләргә сүз әйтергә курыккач, безгә бәйләнергә булганнар. Кайсы татар артистының концертында 20дән артык татар шагыйрьләре әсәрләре сөйләнә? Кайсы татар артисты концертында шагыйрь язмышы турында сөйли? Кайсы татар артистлары чын халык киемнәрен киеп концерт куя? Кайсы татар артисты Татар теле темасына концертының бер өлешен багышлый, туган ягы турында сөйли, төрле һөнәрләргә хөрмәт уятырга тырыша? Кайсы татар артистының мәктәпкә барып бушка укучылар белән очрашу ясап концерт куйганы бар? Кемдер кушканга түгел, үз инициативасы белән? Юк алар! Чөнки, минем кебек тиле-миле генә шулай йөри ала! Акыллы кеше безнең илдә бу гамәлләре өчен шундый сүзләр ишетәсен белә ул! Мин чын күңелем белән, чып-чынлап зууур БӘХЕТЛӘР телим бу ханымга! Юк, теләмим икән! – дип язып чыкты.
Социаль челтәрләрдә җырчыны яклап чыктылар. Ул моңа җавап итеп:
– Моңа бүтән әйләнеп кайтмыйк! Онытыйк! Без үзебезнең юлдан барыйк! Без дөрес юлда! Ә канатларны сындырырга теләүчеләр бар, бар иде һәм булачак! Мин аларга карамыйм, – дип җаваплады.