Аида: “Бу бары тик әкият булып кына калды…”

-- Лейла

Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыевага (Аида) ярты ел элек кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар иде. Социаль челтәрләрдә Аиданың язылучылары туй кайчан була дип, кызыксыналар икән.

– Ярты ел элек минем белән могҗизага тиң романтик вакыйга булган иде – олы сәхнәдә, мин чыгыш ясаган вакытта, сөйгәнем миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бөтенесе дә уйлап эшләнелгән иде: күп итеп чәчәкләр, килешле музыка һәм тезләнеп бирелгән искиткеч матур йөзек. Миңа барысы да әкияттәге кебек тоелды! Уйлап та тормыйча «әйе» дигән җавап бирдем.

Кызганыч, әкият тормышта була алмый. Миннән еш кына “Туй булдымы?”, “Кияүгә чыктыңмы?” дип сорыйлар. Җавабым: “Юк!”. Әлеге вакыйга бары тик тәҗрибә генә булган дип кабул итәм. Барысы да яхшыга гына булсын! Тиздән бөтен нәрсә дә җайланыр! – дип яза җырчы.   

Бәйле