Алмаз Мирзаянов: «КФУ доцентыннан тагын ниләр ишетербез?!»

-- Лейла

Җырлы Мирзаяновлар гаиләсен КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова тәнкыйтьләп чыкканын язган идек. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, Миләүшә ханым социаль челтәрләрдә Алмаз Мирзаяновны хайп өчен дип, Казанның “УНИКС” концертлар залын җыю өчен әллә нәрсә кыланганын әйтә.

– Алмаз үзе фикерен кисеп алган, үзенең сәхифәсендә урнаштырган, хайп өчен, УНИКС концерты өчен дип фаразлыйм… Бу адымнар миңа тап төшерми. Чын ир-атлар бик сирәк татарлар арасында… Исемне хезмәт белән яулыйлар, кеше исемен кулланып дан яуламыйлар! – дип яза Миләүшә Хәбетдинова.

– Бик матур сөйләшкән идек. Сезне зыялы хатын дип уйлаган идем… Ялгышканмын икән! Минем билетлар күптән сатылып беткән инде. Кем икәнлегегез аңлашылды. Сүз көрәштереп утырмыйм. Үзегезгә күп булып әйләнеп кайтсын, – ди, моңа җавап итеп, Алмаз Мирзаянов.    


Бәйле