Салкын тигәндә ярдәмгә килә…

Аның төнәтмәсен эчкәннән соң шунда ук җылы итеп төренеп ятарга кирәк.

Салкын көннәр башлану белән авыручылар артты. Кемдер вирус эләктереп, кемнәрдер салкын тидереп, томаулап, ютәлләп җәфалана. Әлбәттә, дарусыз гына савыгу җиңел түгел. Табиб билгеләгән дарулар янында үзебезнең бакчада үскән җиләк-җимешләр дә булса, файдасы шундук сизеләчәк. Шуңа күрә хәстәрлекле хуҗабикәләр җиләк-җимешне киптерә дә, кагын да коя, туңдыргычта да саклый.

Салкын тигәндә киптерелгән кура җиләгеннән дә шифалырак җимеш юктыр, мөгаен. Аның составында глюкоза, фруктоза, органик кислоталар, пектин, С, D витаминнары бар.

Киптерелгән җимешне, чәй пешергәндәге кебек үк, өстенә кайнар су коеп каплап тоталар. Аны эчкәннән соң шунда ук җылы итеп төренеп ятарга кирәк. Тир белән бергә организмнан шлаклар да чыга.

Туңдыргычта кура җиләгенең витаминнары да шул килеш саклана. Салкын көннәрдә кура җиләге яфрагы яисә сабагы салынган хуш исле чәй эчү ямьле җәйләрне генә искә төшереп калмый, организмны ныгыта, тәннәрне тазартып җибәрә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-23/salkyn-tig-nd-yard-mg-kil-3043023

Бәйле