Психологлар аны якын кешегезгә әйтмәскә куша.
Бөтенләй дә сүзгә килешми генә яшәгән парлар юктыр. Кайвакыт без үзебез дә сизмичә якын кешеләребезгә авыр сүзләр ычкындырабыз.
Аеруча бер сүзне көн саен кабатлау нәтиҗәсендә аралар суына бара икән. Юкса, әллә нинди начар сүз дә түгел кебек. Бу сүзне әйтүче үзен өстенрәк куя, үзенең “баш” булуын күрсәтә икән. Нинди сүз соң ул?
Ул — “тиеш” сүзе. Без якын кешебезгә “Син моны эшләргә тиеш”, “Син мондый булырга тиеш”, “Син болай итәргә тиеш түгел” кебегрәк сүзләр әйткәндә аның безгә булган ышанычын акрынлап какшатабыз икән.
Белгечләр бу сүзләрне башкачарак әйтергә куша. Мәсәлән, “Син болай эшләргә тиеш түгел” урынына “Мин синең болай эшләгәнеңне теләмәс идем”, “Син мине аңларга тиешсең!” дип кычкырганчы “Мине аңлавыңны телим” кебегрәк сүзләр куллансак яхшырак.
Психологлар ышандыруынча, якын кешеңә фикереңне дөрес формада җиткерсәң, мөнәсәбәтләр күзгә күренеп яхшыра башларга тиеш.
Ә сезнең якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр ничегрәк? Сүзләрегезне үлчәп сөйлисезме? “Тиеш” сүзен еш кулланасызмы? Әллә үзегезгә аны ишетергә туры киләме?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-11-28/ber-s-z-boza-aralarny-3048269