Ришатны шушы җыр коткарган

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин хәзер аны хәрби хезмәткә алынган егетләргә һәм аларның якыннарына багышлый. Нинди җыр турында сүз бара?

«Безнең егетләребез – кемнәрнеңдер уллары, кемнәрнеңдер дуслары, алар безнең илебезне саклый. Киләсе җырны аларга багышлыйсым килә. Үземнең тормышымда да зур сынаулар узганда… Җырларымны телевидениеләрдән, радиолардан алдылар, Мәдәният сарайларына кергәндә дә гел чикләүләр тора иде. Бу мәсьәләдән берничек тә чыгып булмас кебек тоела иде…

Шул вакытта мине шушы җыр эзләп тапты. Һәм шушы җырдагы сүзләр бүгенгә кадәр минем күңелемдә бер девиз булып яңгырый. Сезнең күңелләрегездә дә ул өметкә дәрт бирсә иде. Анда «Никадәр авыр булса да, агымсу юлын табар» дигән юллар», — ди ул.

Сүз — Ризван Хәкимов һәм Марат Кәбиров иҗат иткән «Агымсу» җыры турында бара.

Беренче карашка гади генә сүзләрнең тирән мәгънәсен аңласаң, шундый могҗиза туар. Ризван абый моңга төргән бу сүзләр бик күп еллар күңелләрне дәвалар әле!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-11-28/rishatny-shushy-yr-kotkargan-3048624

Бәйле