Махсус хәрби операциядә улын югалткан ана: «Исән булуын теләп Ходайга ялвардым…»

Моннан җиде ай элек – 19 апрельдә Украинада махсус хәрби операция барышында якташыбыз, Поручик авылыннан 22 яшьлек Дмитрий Милочкин һәлак булды. Без Милочкиннар гаиләсендә булып, егетнең әти-әнисе, якыннары белән сөйләштек.

Йортта һәр бүлмәдә Диманың фотосурәтләре тора. Әниләре алардан күзен дә алмый. Милочкиннар гаиләсендә 5 малай үсә. Дима – икенче бала. Тырыш, җаваплы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, тәртипле – якыннары, классташлары, дуслары, укытучылары аның әнә шул сыйфатларын искә ала.

– Дуслары һәрвакыт күп булды. Урамда үзеннән кечкенәләр дә аңа ияреп йөрде. Көчле, максатына омтылучан, мәрхәмәтле, гел елмаеп кына тора, бик аралашучан иде. Ул минем уң кулым булды. Бик сагынам улымны, ул җитми миңа, – ди әнисе Людмила Михайловна.

Егет Поручикта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллы төзелеш көллиятенә укырга керә. Биредә абыйсы Вадим да белем ала. Көллияттә дә ул үзенә дуслар таба, футбол белән ныклап шөгыльләнә башлый. Укуын тәмамлаганнан соң егет 2019 елда язгы чакырылышта Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китә. «Мин хәрби хезмәткә барачакмын, дип, кечкенәдән үз сүзен катгый итеп әйтеп килде», – дип искә ала әнисе.

Егет армия хезмәтен Хабаровскида уза, аннан соң контракт төзи. «Бу хакта безгә килешү төзегәннән соң гына әйтте. Бу – аның үз теләге буенча сайлаган һөнәре, мин ирләрчә аны хупладым гына», – дип сөйли әтисе Федор Анатольевич.

Быел март ахырында Диманы махсус хәрби операциягә җибәрәләр. «Улымның Украинага барырга җыенуы турында белгәч, бу хакта уйлый да күрмә, дип, аны бу уеннан кире кайтырга күндерә башладым. Анда безнең егетләр, мин аларны ташлап китә алмыйм. Үзеңне минем урынга куеп кара, диде», – дип сөйли әнисе.

Дима Украинадан якыннары белән нибары өч мәртәбә элемтәгә чыга. Соңгы сөйләшү 18 апрельдә була. Шуннан соң аннан хәбәрләр булмый. 4 майда егетнең Сахалиндагы иптәшләреннән, аларның хатыннарыннан куркыныч хәбәрләр килә. Ана күңеле ышанырга теләми. «Мин улымның исән булуын теләп Ходайга ялвардым. Ахырга кадәр аның белән барысы да яхшы булуына ышандым…» – ди Людмила Михайловна, яшьле күзләрен сөртеп. Өметне өзгән документта Дмитрий Милочкинның 19 апрельдә Луганск Халык Республикасы территориясендә барган хәрби операциядә батырларча һәлак булуы турында әйтелә.

Хәрби часть командиры урынбасары, капитан Даниил Малов түбәндәгеләрне сөйли:

– Һөҗүм вакытында Дмитрий хезмәт иткән подразделение нацистларга каршы көрәш алып бара. Оборона сызыгында Дмитрийның танк экипажы засадага эләгә. Ул дошманга алга барырга мөмкинлек бирмичә, иптәшләрен уттан каплап, коткарып калды. Дмитрий хәрби бурычын чын геройларча үтәде. Аның батырлыгы – Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче барлык кеше өчен көчле рух, профессионализм үрнәге.

Дмитрий үзенең көндәлегендә һәр көнне нәрсә эшләгәнен, кайда булуын язып барган. Командиры аның шәхси әйберләрен гаиләсенә алып кайтып тапшырган. Бу әйберләр арасында көндәлек тә бар. Хәзер ул – Милочкиннар гаиләсе өчен кадерле ядкарь. Икетуган сеңлесе Ангелина көндәлектән Диманың бер истәлеген укый. Егет 14 апрельдә подвалга төшүе һәм анда ике кечкенә бозауның чыга алмыйча азаплануын күрүе, аларга ярдәм итәргә тырышуы, ләкин шул вакытта аларны атакага чакырып алулары турында язган.

Күптән түгел Людмила ханым улын төшендә күргән. «Ул миңа карап елмая, әмма дәшми», – ди газиз улын югалткан әни. Дмитрий Милочкин, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде, тиздән аны батырның әти-әнисенә тапшырачаклар.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/98039/

Бәйле