50 пассажир утырган автобус янган

Башкортстанның Салават шәһәрендә 50 пассажиры булган автобус янган. 

Шәһәр автобусы Мәскәү вакыты белән 5:02 сәгатьтә “Три богатыря” тукталышында яна башлаган. Шундук МЧС янгын сүндерүчеләр, гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр идарәсе хезмәткәрләре килеп җиткән. Пассажирлар автобустан мөстәкыйль чыккан. МЧС төшергән фотосурәтләргә караганда, автобус тулысынча янып беткән.

ЧП килеп чыккан урынга өстәмә транспорт китерелгән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Төгәл генә сәбәбе әлегә мәгълүм түгел.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98311/

Бәйле