Начар төшләр кереп борчыса нишләргә?

Йокы ул – Аллаһның кешегә ял итү өчен биргән бер зур нигъмәте. Кешенең йоклаган вакытта төрле төшләр күрүендә без белеп бетерә алмаган ниндидер хикмәтле мәгънә бар.

“Төшләрнең асылын аңлатып, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаhү гәләйhи вә сәлләм үзенең бер мөбарәк хәдисендә болай дигән: “Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлаган гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шайтани” (шайтаннан). Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында кемгә тели – сөйләсен. Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, дөреслектә, бу төш шайтаннандыр. Бу очракта төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәнең турында беркемгә дә сөйләмәскә кирәк. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс”, — дип яза Ришат хәзрәт Курамшин. — Хәзер күпләр начар төшләр күрүдән зарлана. Андый төшне күргән кеше иртән торгач, кәефе кырылган була, соңыннан да ул көне буе борчылып йөри. Начар төшләр күрмичә тыныч йокларга теләсәк, шәригатьтә каралган “Йокы әдәпләре” дип атала торган кагыйдәләрне үтәү мәслихәт.

Тыныч йоклар өчен ятар алдыннан тәһарәт алырга киңәш ителә. Имам Җәгъфар Садыйк исемле дин галиме билгеләп үткәнчә, тәһарәтле килеш йоклаган кеше өчен аның ятагы мәсҗид хөкемендә булыр, ягъни йокысы гыйбадәт булып саналыр. Тәһарәтле килеш йоклаган кеше, гадәттә, начар төшләр күрмичә тыныч йоклый.
Сөннәт буенча уң як янга ятып, уң кулны яңак астына куеп йоклау дөрес санала. Шулай ятканда йөзең кыйбла тарафына юнәлгән булырга тиеш (шушы рәвешле йоклау «мөэминнәр йокысы» дип атала). Баш очы белән кыйблага таба ятып йоклау да дөрес, әмма аякларны кыйблага таба сузып яту дөрес түгел. Шуңа да игътибар итәргә кирәктер: шәригать буенча йөзтүбән (эчкә) капланып йоклау ярамый (моның да начар төшләр керүгә сәбәп булуы ихтимал). Йокы вакытында тәннең ябулы булуын, гаурәт җирләрнең ачылып китмәвен дә кайгыртырга кирәк.

Сөннәткә туры китереп яткач, “Аятел-көрси”не уку бик файдалы. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, йоклап китәр алдыннан “Аятел-көрси” укыган кешене фәрештәләр төне буе саклый, җен-шайтаннар исә бернинди зыян сала алмый.

Шунысы да мөһим: йокларга яткач, көн дәвамында башкарылган эш-гамәлләреңне барлап, хата-кимчелекләрең, гөнаһларың өчен тәүбә итеп, Аллаһтан ярлыкауны сорарга, аннары исә сиңа ниндидер начарлык эшләгән, нинди дә булса зыян салган кешеләрне ихластан гафу итәргә кирәк. Бу чиста йөрәк вә тыныч күңел белән йоклап китәргә, төн дәвамында яхшы йокларга һәм ял итәргә ярдәм итәчәк.

Иртән торгач, битеңне кул учлары белән ышкып алырга һәм “Әлхәмдү лилләһ!” дип, Аллаһны искә төшерергә кирәк. Торып утыргач, шушы доганы уку сөннәт булып санала: “Әлхәмдү лилләһилләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиннүшүүр” (үлем биргәннән соң безне яңадан терелткән Аллаһка мактау булсын, без барыбыз да Аңа кайтачакбыз).

Менә шулай Ислам әдәбе буенча йокласаң, иртән торып догасын укып, тәһарәтләр алып, яңа көнне каршыласаң, шул көн дәвамында күңелең шат, күтәренке һәм тыныч булыр. Әлбәттә, моның нигез-максаты Аллаһ ризалыгын алу булырга тиеш.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2022-12-02/nachar-t-shl-r-kerep-borchysa-3054539

Бәйле