Авыру бала әнисе: «Моңа кадәр чит кешедән ярдәм сораганым юк иде. Әмма башка чарам калмады…»

-- Лейла

Казанда яшәүче 3 яшьлек Риназ Зиннәтуллинга ярдәм кирәк. Туганда сау-сәламәт булса да, 8 ай тулгач, кинәт авырып китә ул. Сөйләшә алмый, бер колагы начар ишетә, кыенлык белән генә йөри.

– Авырлы вакытта гел тикшеренеп тордым. Ул чакта кибеттә эшли идем. Авыр да күтәрелде. Бала төшү куркынычы да булды. Әмма дәваланып чыккач, бар да яхшы, диделәр. Сабыемны үз вакытында таптым. Аны ярып алдылар, – дип сөйли әнисе Айзирә. – Баштарак баланың утырмавына, үрмәли алмавына игътибар иттем. Табиблар борчылмаска кушты. Аларның сүзенә ышанып, тынычланып калдым. Тик хәлебез тагын да начарланды. Яңадан табиблар янына чаптым. Алар исә улымда ДЦПның бер төрен таптылар. Риназның нерв системасына да зыян килгән.

Хәзер Айзирә улы белән тернәкләнү курслары уза. Файдасын сизәбез, ди ул.

– Моңа кадәр туганнарым булышты. Инде алардан ярдәм сорарга да уңайсыз. Үзем әлегә өченче балам белән декретта утырам. Балага кайчак түләүле дәвалану курслары да алырга туры килә. ЛФК, массажлар кыйммәт тора. Хәзер менә баламны яңадан тикшерә башладылар. Бер анализ өчен 35 мең сум сорыйлар. Мин балалар белән өйдә генә булгач, тормышны ирем алып бара. Әмма ул акча гына җитми, – ди Айзирә. – Моңа кадәр чит кешедән ярдәм сораганым юк иде. Әмма башка чарам калмады. Баламны яңадан тикшертеп, аны аякка бастырасым килә.

Риназга булышырга теләүчеләр әнисе Айзирә Айдар кызы Зиннәтуллинаның 89655965191 телефон номерына беркетелгән Саклык банкы картасына акча сала ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»

Бәйле