Иң көчле магнит давылына әзер булыгыз!

Кышның беренче аенда мондый көннәр күп булачак.

Заманча технологияләр планетада магнит давылының кайчан булачагын төгәл белергә мөмкинлек бирә.
Күпчелек кеше мондый табигый күренешләрне сизми диярлек, ләкин кайберәүләргә ул нык йогынты ясый. Рәсми статистика буенча, җир халкының өчтән бер өлеше һава торышы һәм магнит давылы йогынтысыннан җәфалана. Сәламәтлеге начар булган кешеләргә бу аеруча нык тәэсир итә.

Магнит давылы канның куелыгына тәэсир итә, шуңа бәйле кешеләрнең кан басымы күтәрелергә мөмкин. Мондый көннәрдә баш авырта, сулыш кысыла һәм хәлсезлек барлыкка килә. Геомагнит давылы вакытында кискен кәеф үзгәрү, кызып китүчәнлек һәм агрессивлык барлыкка килергә мөмкин. Сәбәпсез йокысызлык борчый, яки йокыга тарта. Кешедә үзе дә аңламаган борчылу, ниндидер хәвефле халәт барлыкка килә.

Декабрьдә безне берничә көчле магнит давылы көтә. Аның беренчесе иртәгә, 3 декабрьдә, көтелә. Аның йогынтысын һава торышына бәйле кешеләр ныграк тоячак, көчле баш авыртуы булырга, кәеф үзгәрергә мөмкин.
Тагын бер магнит давылы 8 декабрьдә башланачак. Сак булыгыз! Аның интенсивлыгы югары булачак, дип фаразлый белгечләр.

Ә менә бу айда иң көчле магнит давылы 26 декабрьдә булачак. Аның интенсивлыгы бик югары булыр дип көтелә. Димәк, аның нәтиҗәсен хәтта сәламәт кешеләр дә сизәчәк. Хроник авыруларның көчәю куркынычы, артык агрессия, хәлсезлек сизеләчәк.

Кышның беренче аендагы соңгы магнит давылы 29 декабрьдә “котырачак”. Яңа ел бәйрәме алдыннан сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Магнит давылы көннәрендә күбрәк ял итәргә, майлы ризыклар ашамаска, рационга күбрәк яшелчә-җимешләр кертергә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, физкультура белән артык шөгыльләнмәскә, кан куермасын өчен күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

— Йоклар алдыннан кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Һавада йөреп керү файдалы булачак. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак үлчәргә һәм дарулар эчәргә кирәк, — дип киңәш бирә табиблар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-12-02/i-k-chle-magnit-davylyna-zer-bulygyz-3055196

Бәйле